Слова песни:
1. Ир-ат чоры яшькә бәйле түгелАк чәч белән бәя бирелми.
Ил язмышы иңнәреңдә икән
Яшь һәм картка ирләр буленми.
Кушымта:
Ир-егетнең яше мөһим түгел,
Егермедән түбән, өстә ни -
Кылган гамәлләре изге икән,
Еллар гына картлык өстәми.
2.Иярләгән атлар һәр ир атның
Күңелендә ята тугач та.
Ышанычлы кеше булып була
Малай чакта, бабай булгач та.
Кушымта: шул ук.
3. Имендей нык, кыя таштай каты
Булсалар да ирләр тормышта,
Бар дөньяны җылытырлык хисне
Йөретә алар җанда тумыштан
Кушымта: шул ук.
Клип на песню
Караоке и минус (минусовка) на песню
О чем поется в песне:
- ил